ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышында катнашты
Утырыш барышында министр парламентарийларга федераль законнарны гамәлгә ашыру максатларында эшләнгән Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында республика законының 14 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын тәкъдим итте.
Закон проектына ярашлы рәвештә, дәүләт граждан хезмәткәрләре аның акцияләренең (өлешләренең) 50 проценттан артыгы дәүләт корпорациясе, дәүләт компаниясе яки иҗтимагый-хокукый компаниясе милкендә булган дәүләт корпорациясе, дәүләт компаниясе яки иҗтимагый-хокукый компания оешмасы булган коммерция оешмасы белән идарә итүдә түләүсез нигездә, әлеге оешманың коллегиаль идарә органы әгъзасы буларак, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең норматив хокукый актларында яки Россия Федерациясе субъектының мондый катнашу тәртибен билгеләүче хокукый актлары белән билгеләнгән тәртиптә катнаша алалар, әгәр федераль конституцион законнар яки федераль законнар белән башкасы билгеләнмәгән булса. Мондый катнашу тәртибен билгеләү вәкаләте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына беркетелгән.
Утырыш нәтиҗәләре буенча закон проекты депутатлар тарафыннан хупланды.