2013 елның 23 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре өчен “Ведомствоара бердәм электрон документ әйләнеше системасы процессларын оптимальләштерү” темасына план нигезендә семинар-киңәшмә оештырылды. Чара видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык районнарын һәм Чаллы шәһәр округын җәлеп итеп уздырылды.
Семинар-киңәшмәгә җәмәгать судьялары аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгечләре – канцелярия мөдирләре һәм электрон документ әйләнеше өчен җаваплы хезмәткәрләре чакырылды. Казан шәһәре җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре Министрлыкның утырышлар залында шәхсән катнаштылар.
Семинар-киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина ачты. Ул семинарда катнашучыларга өйрәнелүче теманың актуальлеген аңлатты, электрон документ әйләнеше – Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары аппаратларыннан мәгълүматны оператив алу һәм шулай ук республика җәмәгать судьялары суд участоклары аппаратларына Министрлык тарафыннан мәгълүмат җибәрү коралы икәнлекне ассызыклады.
Җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләрен укытуны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшләр алып бару һәм документ әйләнеше секторы мөдире вазыйфаларын башкаручы Н.И.Калинина уздырды.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге