Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин бүген ТР Дәүләт Советында республиканың җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты.
Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов һәм Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Рөстәм Илдус улы сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, законлылык, гаделлек, кешелеклелек, нигезлелек – карарлар чыгарганда судья җитәкчелек итәргә тиеш төп принциплар, дип билгеләп үтте.
Министр гражданнарның суд системасына мөнәсәбәтенә күп факторлар, шул исәптән суд участогы урнашкан бинаның тышкы кыяфәте, суд аппараты хезмәткәрләренең кунаклар белән аралашуы һәм җәмәгать судьясының тәртибе йогынты ясый дип белдерде. “Бу юнәлештә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына уйланырга урын бар. Уртак тырышлык белән без республика җитәкчелеге куйган бурычларны үтәячәкбез дип ышанам», - диде ул.
Бүген республиканың төрле районнарындагы суд участокларыннан 17 җәмәгать судьясы үз таныклыкларын алды.