Гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәткәндә адвокатлар хезмәте өчен түләү турында

2013 елның 27 августы, сишәмбе

2013 елның 26 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында киңәшмә уздырылды, анда Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүче адвокатлар хезмәте өчен түләү һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә киткән адвокатлар чыгымнарын компенсацияләү турындагы мәсьәлә каралды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар уртак фикергә килмәүне исәпкә алып, гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүче адвокатлар хезмәте өчен түләү һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә адвокатлар чыгымнарын компенсацияләү турындагы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Президентына кабат мөрәҗәгать итү турында карар кабул ителде.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International