Юстиция министрлыгында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җитәкчелегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының экспертлар советы утырышы узды.
Экспертлар советы “Татарстан Республикасында җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташуны оештыру турында» һәм «Татарстан Республикасының аерым закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы законнары проектларын карады.
Такси турында республика законы проекты федераль закон нигезендә эшләнгән.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт идарәсе башлыгы Марат Хисаметдинов сүзләренчә, закон проектында юридик зат, шәхси эшмәкәрнең җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу эшчәнлеген гамәлгә ашыру хокукын бирә торган рөхсәт биш елга бирелә, физик затка мондый рөхсәт биш елга яки гаризада күрсәтелгән азрак вакытка бирелә.
“Җиңел такси кузовы ак яки сары төс гаммасына туры килергә тиеш, бу җиңел таксины идентификацияләүне җиңеләйтә”, - дип өстәде ул.
Утырыш нәтиҗәләре буенча закон проектлары хупланды һәм билгеләнгән тәртиптә хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетына карауга кертеләчәк.