Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен видеоконференция режимында семинар укытулар

2013 елның 27 августы, сишәмбе

Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен укыту буенча Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсен үтәү кысаларында, бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Татарстан Республикасының административ-территориаль корылышы турында” яңа редакциядә кабул ителгән 07.12.2005 № 116-ТРЗ Татарстан Республикасы Законына багышланган укыту семинары уздырылды.
Семинар видеоконференция режимында республиканың барлык муниципаль районнарын һәм шәһәр округларын тоташтырып барды. Семинарны тыңлаучылар һәм семинарда актив катнашучылар – район администрациясе башлыгы урынбасарлары, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары һәм юридик хезмәтләр хезмәткәрләре.
Семинар укуларын Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары - Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов ачты.
Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән семинар укуларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе башлыгы А.А.Ощепков алып барды.
Үз чыгышында нотыкчы тыңлаучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан 2013 елның 17 июлендә кабул ителгән Законның яңа нигезләмәләрен аңлатты, әлеге нигезләмәләр җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре үзләренең көндәлек эшләрендә очрата торган Татарстан Республикасы административ-территориаль корылышы мәсьәләләрен җайга сала. Аерым алганда, бу мәсьәләләр административ-территориаль берәмлеккә исем бирүгә яисә аның исемен үзгәртүгә; административ-территориаль корылыш өлкәсендә җирле үзидарә органнарының вәкаләтләренә; административ-территориаль корылыш мәсьәләләрен хәл итү тәртибенә; административ-территориаль берәмлекне исәпкә алу һәм теркәүгә кагыла, шул ук вакытта тыңлаучыларның игътибары әлеге Законның нормалары муниципаль берәмлекләрнең статусын билгеләүгә, чикләрен үзгәртүгә һәм аларны үзгәртеп коруга кагылмауга да юнәлдерелде.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International