Күчмә чара кысаларында Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Тәтеш муниципаль районы җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәттеләр.
Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова Тәтеш районы җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасының административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәвен өйрәнде.
“Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Раил Вилданов районның коррупциягә каршы комиссияләре эшчәнлеге мәсьәләләрен карады, муниципаль коррупциягә каршы программа, коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру мәсьәләләре, шулай ук башка программа чараларын үтәү барышы өйрәнелде.
Җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Нияз Закиров Тәтеш муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча, шулай ук муниципаль хезмәт белән бәйле башка мәсьәләләр буенча хокукый һәм методик ярдәм күрсәтте.
Күчмә чара нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, коррупциягә каршы эшнең нәтиҗәлелеген арттыру, тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәү һәм муниципаль хезмәтне оештыру максатларында тәкъдимнәр бирелде.