“2015-2024 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы кысаларында Әнәс Гатауллин рәислегендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов катнашында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Көн тәртибенә алты мәсьәлә чыгарылган иде.
“Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” дәүләт казна учреждениесенең һәм “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалының үзара хезмәттәшлеге турындагы доклад белән ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Азат Хөсәенов чыгыш ясады.
Азат Фоат улы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы һәм “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. Яклар үз компетенцияләре чикләрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк, шулай ук гражданнарның бу категорияләре өчен хокукый белем бирү кысаларында чаралар үткәрәчәк.
“Килешү нигезендә гражданнарны кабул итү атна саен башкарыла. Безгә гражданлык законнарының барлык мәсьәләләре буенча юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Барлык сорауларга да җавап табабыз. Телдән консультацияләр бирәбез, хокукый характердагы документлар әзерлибез”, - ди Азат Хөсәенов.
Кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева 2023 елның I кварталында 2015-2025 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Программасының үтәлеше турында хәбәр итте. Татьяна Юрьевна билгеләп үткәнчә, Министрлыкта коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча системалы эш алып барыла, ул коррупциягә китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны киметүгә һәм Юстиция министрлыгы хезмәткәрләрен коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру процессына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Традиция буенча, коррупциягә каршы эш кысаларында Министрлыкның структур бүлекчәләре хезмәткәрләре белән түбәндәгеләр буенча инструктаж үткәрелде:
- мәнфәгатьләр конфликты барлыкка килүенә юл куймау һәм аны җайга салу өчен;
-коррупция куркынычы булган очракларда үз-үзеңне тоту;
- законнарда билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны, хезмәт тәртибе кагыйдәләрен үтәүгә, тиешле журналга инструктаж кертеп язуга.
2023 елның I кварталында урыннарга тикшерүгә чыккан 6 кешегә күрсәтмәләр бирелде