Юстиция министрлыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы узды.
Утырышта эшче төркем әгъзалары “Татарстан Республикасы Экология кодексының 135 статьясына үзгәреш кертү турында” Татарстан Республикасы законы проектын тикшерделәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хокук бүлеге башлыгы Рөстәм Шәяхмәтов республикада аучылык ресурсларына, сирәк төрләрдән тыш, акчарлаклар һәм шоңкарларны кертергә тәкъдим ителә торган закон проектын тәкъдим итте.
“Кошларның әлеге төрләре Татарстан Республикасының аучылык җирләрендә даими яшәүчеләр һәм йорт һәм кыргый кошлар арасында югары патогенлы грипп вирусын таратучылар булып торалар”, - дип аңлатты докладчы.
Аның сүзләренчә, закон проекты һәвәскәр ау һәм спорт авы кысаларында кошлар санын җайга салырга, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә эпизоотиягә каршы чаралар үткәрү кысаларында аучылык ресурсларының йогышлы һәм башка авырулар таралуын булдырмауга һәм бетерүгә юнәлдерелгән карантин һәм башка чикләүләр билгеләнгән очракта аларның санын җайга салу турында оператив рәвештә карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча закон проекты, аңа килгән искәрмәләрне исәпкә алып, эшләп бетерүгә юнәлдерелгән.