ТР Юстиция министрлыгы аппараты дәүләт граждан һәм ТР җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләрен аттестацияләү йомгаклары турында

2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

2013 елның 27 һәм 29 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында аттестация (квалификация) комиссияләре утырышы уздырылды, алар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты дәүләт граждан һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләрененең белемнәре, һөнәри күнекмәләре, эш тәҗрибәсе, эш сыйфаты, хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, куелган максатларга һәм конкрет нәтиҗәләргә ирешүе бәяләнде.
Аттестация хезмәт буенча үстерү өчен аеруча перспектив дәүләт хезмәткәрләрен ачыкларга; хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре җитәрлек дәрәҗәдә булмаган дәүләт хезмәткәрләрен яңадан әзерләүгә һәм квалификациясен арттыруга җибәрергә һәм билгеле бер шартларда биләгән вазыйфасына туры килмәгән дәүләт хезмәткәрләрен эшеннән азат итәргә ярдәм итә.
Аттестациягә Юстиция министрлыгы аппаратының 3 хезмәткәре һәм ТР җәмәгать судьялары аппаратының 19 хезмәткәре кертелгән иде.
Тавыш бирү йомгаклары буенча аттестация комиссиясе әгъзалары түбәндәге карарны кабул иттеләр:
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының 3 дәүләт граждан хезмәткәре дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфаларына туры килә;
ТР җәмәгать судьялары аппаратының 14 хезмәткәре дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфаларына туры килә;
ТР җәмәгать судьялары аппаратының 4 хезмәткәре һөнәри әзерлек узу яисә квалификациясен күтәрү шарты белән узды;
ТР җәмәгать судьялары аппаратының 1 хезмәткәре дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфаларына туры килми.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International