Коммерциячел булмаган оешмаларга дәүләт хезмәте

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коммерциячел булмаган оешмаларга  түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә ярдәм итү буенча җәмәгатьчелеккә файдалы хезмәтләрнең сыйфаты билгеләнгән критерийларга туры килү турында бәяләмәләр бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтә.

Әлеге бәяләмә Татарстан Республикасы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүче коммерцияле булмаган оешмалар өчен “коммерцияле булмаган оешма – иҗтимагый-файдалы хезмәтләр башкаручы” хокукый статусын алу өчен кирәк.

Кирәкле документлар пакеты белән гаризаны түбәндәге ысуллар белән бирергә мөмкин:

1. Республика дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша;

2. Башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы аша.

Хезмәт күрсәтү вакыты Министрлыкта гариза теркәлгән көннән алып 30 эш көне.

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре сайтында хезмәт күрсәтү һәм гариза бирү турында тулырак белргә була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International