Шәхси мәгълүматлар турындагы законнардагы үзгәрешләр турында

2023 елның 7 июле, җомга

2022 елның 1 сентябреннән “Шәхси мәгълүматлар турында”  2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Операторлар Роскомнадзорга “Шәхси мәгълүматлар турында”  2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль законның 22 статьясындагы 2 өлешендә каралган очраклардан тыш, дәүләт иминлеген һәм җәмәгать тәртибен, транспорт иминлеген саклау максатларында мәгълүмат эшкәртелгәндә яки оператор мәгълүматны автоматлаштыру чараларысыз гына эшкәртсә, шәхси мәгълүматларны эшкәртүнең башлануы яки гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итәргә тиеш.

Хәбәр итүләрнең яңа формалары Роскомнадзорның 2022 елның 28 октябрендәге “Шәхси мәгълүматларны эшкәртү нияте турында хәбәр итү формаларын раслау, шәхси мәгълүматларны эшкәртү нияте турында хәбәр итүдә булган мәгълүматларны үзгәртү, шәхси мәгълүматларны эшкәртүне туктату турында” 180 номерлы боерыгы белән расланган.

Роскомнадзорның шәхси мәгълүматлар порталында (https://pd.rkn.gov.ru/operators-registry/notification/form/) операторга Роскомнадзорның территориаль органына түбәндәге ысулларның берсе белән хәбәр итүне формалаштырырга һәм җибәрергә мөмкинлек бирүче функционал гамәлгә ашырылган:

1) кәгазьдә;

2) көчәйтелгән квалификацияле электрон имза кулланып, электрон рәвештә;

 3)ЕСИА аутентификация чараларын кулланып  электрон рәвештә.

Шулай ук 2022 елның 26 декабренә кадәр гамәлдә булган форма буенча хәбәр җибәргән яки элек бирелгән мәгълүматларда үзгәрешләр булган операторлар (https://pd.rkn.gov.ru/operators-registry/notification/updateform/) шәхси мәгълүматларны эшкәртүне гамәлгә ашыручы операторлар реестрына элек тәкъдим ителгән мәгълүматларга үзгәреш кертү турында хәбәр җибәрә ала .

Шулай ук Роскомнадзор федераль закон буенча Роскомнадзорга шәхси мәгълүматларны эшкәртү турында, шулай ук әлеге белдерүдә күрсәтелгән мәгълүматларның үзгәрүе турында хәбәр итүнең чик вакыты билгеләнмәгән дип белдерә.

Татарстан Республикасы территориясендә шәхси мәгълүматларны эшкәртүне гамәлгә ашыручы операторлар хәбәрнамәне тутыру буенча (843) 528-04-32 телефоны буенча консультация ала ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International