Бу атнада Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Гавриил Державин исемендәге Республика премиясе комитеты утырышында катнашты.
Гавриил Державин исемендәге республика премиясе әдәбият һәм юриспруденция өлкәсендәге премия, ул Татарстан Президенты Указы белән 2016 елда гамәлгә куелган. 2020 елда әлеге Указга үзгәрешләр кертелде, һәм хәзер премия чиратлап бирелә.
2022 елда премия юриспруденция өлкәсендә бирелде, 2023 елда әдәбият буенча тапшырыла. Премия лауреатлары Россиядә һәм Татарстанда киң танылган шагыйрьләр, язучылар һәм юристлар була.
Республика премиясе лауреатлары өчен тавыш бирү яшерен рәвештә үткәрелә. Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары катнашындагы бүләкләү тантанасы 14 июльдә, бөек рус шагыйре һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державинның тууына 280 ел тулу көнендә узачак.