Гавриил Державинның тууына 280 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәме

2023 елның 14 июле, җомга

14 июльдә күренекле дәүләт эшлеклесе, бөек рус шагыйре, Россиянең беренче юстиция министры Гавриил Романович Державинның тууына 280 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәме узды.

Державин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында Казанның Лядской бакчасында Татарстан Республикасы Прокуроры И.С. Нафиков, мәдәният министры И.Х. Әюпова, юстиция министрының беренче урынбасары А.Г. Галимов, Россия һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге җитәкчелеге, Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре һәм Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы студентлары катнашты.

Чара Лаеш районында дәвам итәчәк, анда “Мәдәният” милли проекты кысаларында реконструкцияләнгән Г.Р. Державин исемендәге Лаеш крае музеен ачу тантанасы, бәйрәм концерты һәм 2023 елда әдәбият өлкәсендә Гавриил Державин исемендәге республика премиясе лауреаты игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International