Махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә

2023 елның 25 июле, сишәмбе

Россия Юстиция министрлыгында Россия Федерациясе юстиция министры урынбасары Максим Бесхмельницын рәислегендә “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларга хокукый ярдәм күрсәтүне оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Видеоконференцэлемтә аша киңәшмәдә Россия Федерациясенең 89 субъектыннан 500дән артык дәүләт түләүсез юридик ярдәм системасында катнашучы катнашты.

Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Айнур Галимов, “Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ җитәкчесе Марс Фәтхуллин һәм республикада түләүсез юридик ярдәм дәүләт системасында катнашучы башка вәкилләр катнашты.

“Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалы инде ике ай эшли. ТР Дәүләт бюросы белән Фонд арасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

2023 ел башыннан Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре тарафыннан 60 мобилизацияләнгән гражданга һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтелде.

Россия Юстиция министрлыгы мәгълүматлары буенча, соңгы ике айда дәүләт түләүсез юридик ярдәм системасында катнашучылар һәм Фонд филиаллары тарафыннан хезмәттәшлек турында 500дән артык килешү төзелгән. Бүгенге көндә иң кирәклесе - сугыш хәрәкәтләре ветераны статусын алу, акчалата түләүләр, кредитларны түләү, дәвалау учреждениеләрендә реабилитация узу һәм психологик-терапевтик ярдәм алу белән бәйле мәсьәләләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International