Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия булган гражданнар категорияләре исемлеге киңәйтелде.
Шулай итеп, агымдагы елның июленнән ТР Дәүләт юридик бюросы һәм адвокатлар хәрбиләргә, Росгвардия хезмәткәрләренә, мобилизацияләнгән затларга, ирекле формированиеләрдә катнашучыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәк.
“Түләүсез юридик ярдәм турында республика законына мондый ярдәмгә хокуклы булган махсус хәрби операциядә катнашучылар категорияләрен киңәйтә торган үзгәрешләр кертелде. Түләүсез юридик ярдәм алу хокукы хәзер үз зонасында булганнарга гына түгел, ә инде кайтканнарга, шулай ук 2014 елның маеннан башлап хәрби бурычларын үтәгән затларга да бирелә”, - дип билгеләп үтә республика Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов.
Моннан тыш, мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган сораулар даирәсе киңәйтелгән. “Дәүләт түләүсез юридик ярдәм системасында катнашучылар, аерым алганда, компенсация түләү һәм социаль ташламалар билгеләү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр. Кешеләрне хәбәрсез югалган яки үлгән дип тану мәсьәләләре буенча гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтеләчәк”, - дип өстәде министрның беренче урынбасары.