Теләче муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта Теләче муниципаль районы авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр.

Чара министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә узды.

Чарада Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлеге башлыгы  Юрий Емельянов, Теләче муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы советнигы Альберт Камалетдинов катнашучыларга, аерым алганда, гражданнарның аерым категорияләрен социаль яклауга, милек, җир, шәһәр төзелеше, торак мәсьәләләренә, шулай ук муниципаль органнарны кызыксындырган башка өлкәләргә кагылышлы законнардагы мөһим үзгәрешләр турында хәбәр итте.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина Теләче районы җирле үзидарә органнарының актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү буенча эше турында сөйләде.

 

Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова административ җаваплылыкка тарту, мөлкәти булмаган характердагы таләпләр һәм суд карарларын үтәү турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсенә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International