Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан иҗтимагый хакимият органнарына, дәүләт учреждениеләренә һәм муниципаль учреждениеләргә куелган мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм башкарма производстволарны үтәүне оештыру буенча эш башланды.
Беренче 5 муниципалитет (Казан шәһәре, Агерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш районнары) бүген видеоэлемтә режимында суд приставлары хезмәте вәкилләре белән берлектә тыңланды.
Киңәшмә барышында куелган таләпләрне һәм суд карарларын нәтиҗәле үтәү буенча тәкъдимнәр тикшерелде һәм эшләнде.
Әлеге эш атна саен дәвам итәчәк.