Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты эшче төркеме утырышы нәтиҗәләре

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Юстиция министрлыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы узды.

Утырышта эшче төркем әгъзалары  Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы эшләгән “Татарстан Республикасының мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектын тикшерделәр.

Закон проектын тәкъдим итеп, докладчы билгеләп үткәнчә, 58-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законының кайбер нигезләмәләре хәзерге вакытта мәгълүматлаштыру тармагы һәм тулаем республика өчен искергән, шуңа күрә аларны үзгәртергә кирәк.

“Закон проекты белән “Татарстан Республикасы икътисады, социаль өлкәсе һәм дәүләт идарәсе тармакларының цифрлы трансформациясе”, “ясалма интеллект”, “ясалма интеллект технологияләре” кебек төшенчәләрне ныгытырга тәкъдим ителә.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча закон проекты, аңа килгән искәрмәләрне исәпкә алып, эшләп бетерүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International