Хәрби госпитальдә бушлай юридик ярдәм күрсәтү

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Азат Хөсәенов Татарстан Республикасы буенча “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалы белән килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Казан шәһәрендәге хәрби госпиталендә дәваланучы махсус хәрби операциядә катнашучыларны бергәләп кабул итүдә катнашты.

 Мөрәҗәгать итүчеләрне яралану буенча иминият түләүләре алу, хәрби-табиб комиссияләре нәтиҗәләренә шикаятьләр бирү, дәүләт ярдәме чаралары, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына карата ярдәм кебек сораулар борчый.

Гариза бирүчеләргә, шул исәптән хокук бозуларны торгызу буенча чаралар күрү өчен вәкаләтле һәм күзәтчелек органнарына тиешле гаризалар әзерләү өлешендә дә, юридик ярдәм күрсәтелде. Барлыгы кабул итүгә 42 хәрби хезмәткәр мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International