Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2023 елның 1 октябреннән 30 октябренә кадәр норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына ел саен үткәрелә торган коррупциягә каршы бәйсез экспертлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә (конкурс турындагы нигезләмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 14декабрендәге 943 номерлы карары белән расланган (Республика Министрлар Кабинетының 2016 елның 22 июлендәге 502 номерлы, 2017 елның 31 мартындагы 203 номерлы, 2017 елның 24 октябрендәге 807 номерлы, 2018 елның 23 июлендәге 581 номерлы, 2020елның 20 июлендәге 606 номерлы, 2021 елның 28 июнендәге 502 номерлы, 2022 елның 25 мартындагы 270 номерлы, 2023 елның 4 апрелендәге 398 номерлы карарлары белән кертелгән үзгәрешләр белән)).
Конкурста катнашу өчен гаризалар форма буенча кабул ителә. Гаризага кушып бирелә:
Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 йорт, 4 кат, 404 каб. Дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9:00дән 18:00гә кадәр, җомга 9:00дән 16:45кә кадәр, төшке аш 13:00дән 13:45кә кадәр.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 222-61-02.
Җиңүчеләрне билгеләү Конкурс комиссиясе тарафыннан 2023 елның 1-20 ноябре аралыгында башкарыла. Конкурс комиссиясе утырышы беркетмәсенә кул куелганнан соң өч эш көне эчендә конкурс нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “Интернет” мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында (www.minjust.tatarstan.ru) урнаштырыла.