Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин 2023 елның 1 яртыеллыгында Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга һәм Зәй районнары белән мөлкәти булмаган характердагы таләпләрнең һәм башкарма производстволарның үтәлешен мониторинглау нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде.
Видеоэлемтә режимында күрсәтелгән муниципаль берәмлекләр районнары һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре тыңланды. Хисап мәгълүматлары тикшерелде, таләпләрне һәм суд карарларын нәтиҗәле үтәү буенча тәкъдимнәр бирелде.