Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары эшчәнлеген камилләштерү максатыннан, Республика Рәисе дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары реестрына үзгәрешләр кертү турында Указга кул куйды. Указ нигезендә “консультант” вазыйфасы “җәмәгать судьясы ярдәмчесе” вазыйфасы белән алыштырыла.
“Вазыйфаның яңа атамасы хезмәткәрнең функционалын төгәлрәк чагылдыра. Республиканың район судларында шундый ук функциональ бурычлары булган вазыйфа “судья ярдәмчесе” дип атала, - дип аңлата юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.
Тәкъдим ителгән үзгәреш Татарстан Судьялар Советы тарафыннан хупланган һәм Идел буе федераль округында җәмәгать судьялары аппаратлары структурасын формалаштыруның региональ практикасына туры килә. Мәсәлән, Удмуртия, Башкортостан, Мордовия, шулай ук Пенза, Түбән Новгород, Оренбург, Киров, Самара, Саратову өлкәләрендә “җәмәгать судьясы ярдәмчесе” вазыйфасы бар.