Мөхәррәм Ибәтов, ТР юстиция министры урынбасары: “Һәр кешенең норматив хокукый актларны кереп карау мөмкинлеге булырга тиеш”

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

“Эфир” телеканалының “Яңа иртә” программасында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов республикада яшәүчеләрнең теләсә кайсы вакытта җирле үзидарә органнары кабул иткән актлар белән ничек таныша алулары турында җентекләп сөйләде.

Гражданнар гомер буена хокукый актлар белән тыгыз бәйләнгән. Тормыш эшчәнлегенең һәр мәсьәләсе буенча без документларга мөрәҗәгать итәбез. Алар безгә үз хокукларыбызны яклау, үз бурычларыбызны белү өчен кирәк. Шуңа күрә һәр кешенең аларны кереп карау мөмкинлеге булырга тиеш, - дип аңлатты министр урынбасары.

Татарстанда республика халкы муниципаль хокукый актлар белән таныша алсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелә. Мәсәлән, җирле үзидарә органнары актлары муниципаль берәмлекләрнең рәсми сайтларында, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында

 (pravo.tatarstan.ru), шулай ук Россия Юстиция министрлыгы порталында (pravo.minjust.ru) урнаштырыла.

Актлар республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталында ике дәүләт телендә урнаштырыла. Аларны исемнәре һәм кабул итү даталары буенча эзләп табып була. Бүгенге көндә порталда 268 008 акт бастырылган.

 Федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдәге актларның зур базасы норматив хокукый актларның федераль регистрында урнашкан. Регистрда документ турында өстәмә мәгълүматны карау мөмкинлеге бар: гамәл статусы, басылып чыгу датасы, аның законнарга туры килүе. Моннан тыш, Татарстан Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Җирле үзидарә” бүлегендә Федераль регистрдан мәгълүмат алу буенча инструкция һәм сылтама урнаштырылган.

Бу системаларның барысы да ышанычлы һәм халык үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өчен суд процессларында, дәүләт ярдәме чараларын алуда һәм башка тормыш ситуацияләрендә кыю куллана ала торган актларны бастырып чыгаруның рәсми чыганагы булып хезмәт итә, - дип билгеләп үтте Мөхәррәм Мансур улы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International