Җирле үзидарә органнары вәкилләре белән киңәшмә

2023 елның 25 августы, җомга

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов видеоконференц-элемтә режимында “Муниципаль норма иҗат итүдә автоматлаштырылган “Кодекс” мәгълүмати системасын куллану практикасы” темасына киңәшмә үткәрде.

Чарада республиканың муниципаль районнары башлыклары урынбасарлары, җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары Илсөя Хисамова җирле үзидарә органнарына агымдагы елның 7 аенда “Кодекс” АМС тарафыннан ачыкланган законнарга туры килмәүләрне бетерү буенча алып барылган эш турында хәбәр итте.

Мөхәррәм Ибәтов Әгерҗе, Актаныш, Бөгелмә, Лаеш, Мөслим, Нурлат районнарының җирле үзидарә органнарының актларда законнарга туры килмәүләрне бетерү буенча хисапларын тыңлады.

Чара нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга норма иҗат итүдә “Кодекс” мәгълүмат системасын куллану мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International