Хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы комиссиясе утырышы турында

2023 елның 29 августы, сишәмбе

Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Министрлык комиссиясе утырышы уздырылды.

Утырыш барышында Татарстан Республикасы Прокуратурасының 2022 елда Министрлыкның дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителгән керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турындагы белешмәләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча коррупциягә каршы тору турындагы закон бозуларны бетерү турындагы тәкъдиме каралды.

 Утырышта катнашучылар тикшерү материаллары, хокук бозуларның характеры, алар башкарылган шартлар, хезмәткәрләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту өчен нигезләр, шулай ук дәүләт хезмәткәрләре үз функцияләрен гамәлгә ашырганда барлыкка килгән коррупция куркынычлары турында фикер алыштылар.

Комиссия утырышында юстиция министры урынбасарлары, Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе идарәсе, республика прокуратурасы, “Россия юристлары Ассоциациясе” Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Ветераннар советы президиумы вәкилләре катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү “2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасының максатларына һәм бурычларына туры килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International