Юстиция министрлыгы искә төшерә: татарстанлылар ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша җәмәгать судьяларының 190 суд участогына языла ала.
Электрон чират ярдәмендә түбәндәге хезмәтләрне алырга мөмкин:
Җәмәгать судьяларының барлык суд участокларында электрон гадел хөкем эшли башлады. Анда гариза бирү өчен кирәк:
- җәмәгать судьялары порталында “Шәхси кабинет” ачарга
- “Процессуаль документ тапшыру” төймәсен, мөрәҗәгать итү ысулын сайларга һәм мәгълүматларны тутырырга
- җәмәгать судьясы участогын, эш төрен һәм башка мәгълүматны сайларга
- электрон документ төрен сайларга һәм аны судка җибәрергә.
Документларның статусын “Минем документларым”а күчеп эзләп табарга мөмкин.