Баулы муниципаль районына бару

2013 елның 6 сентябре, җомга

2013 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге белгечләре җирле үзидарә органнарына методик һәм консультатив ярдәм күрсәтү максатларында Баулы муниципаль районына бардылар.
Министрлык белгечләре килүгә бәйле рәвештә район җитәкчелеге, Совет аппараты, район Башкарма комитеты, шәһәр Башкарма комитеты хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьләре өчен уку оештырылды.
Департамент башлыгы урынбасары Л.М.Мәҗитова җирле үзидарә органнары вәкилләренә җирле үзидарә турындагы законнардагы новеллалар турында, коррупциягә каршы көрәш һәм муниципаль хезмәт турында сөйләде. Республиканың бүтән муниципаль районнарында барлыкка килгән мисалларда проблемалар буенча һәм аларны хәл итү юллары буенча фикер алышынды.
Очрашуда катнашучыларга турыдан-туры кагылган, җирле үзидарә органнары тарафыннан җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл иткәндә туа торган теманы карарга керештеләр. Хезмәт мөнәсәбәтләренә, хокук органнары белән эшләүгә, авыр холыклы яшүсмерләр белән эшне оештыруга кагылышлы күп сораулар бирелде.
Очрашу барышында муниципаль норматив хокукый актлар кабул итүгә һәм аларны Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышынды. “Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында” 09.02.2009 №14-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы таләпләрен үтәүгә, шулай ук муниципаль норматив хокукый актларны законнарга туры китерүгә аерым игътибар бирелде.
Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге белгече А.С.Банницына җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә норматив хокукый актларны регистрга кертү өчен сайлап алу мәсьәләсендә ярдәм күрсәтте. Аерым алганда, җирле үзидарә органнарының аерым норматив хокукый актлар мисалында җирле үзидарә органнары игътибарын техник-юридик характердагы типик хаталарга һәм җитешсезлекләргә юнәлдерде, аларны бетерү алымнарын аңлатып бирде. Районның җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары тарафыннан әлеге юнәлешләр буенча эшне камилләштерү чаралары билгеләнде.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International