Татарстан Дәүләт юридик бюросы ишетү буенча инвалидларны сурдотәрҗемә катнашында кабул итте

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Быел апрель аенда Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе һәм Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте иҗтимагый оешмасының Татарстан республика бүлекчәсе рәисе хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.

 “Бушлай юридик ярдәм күрсәтү Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Килешү төзү - ишетү буенча инвалидлар проблемаларын чишүдә тагын бер адым. Без эш механизмын таба алуыбызга һәм кешеләр бик мохтаҗ булган хокукый консультацияләрнең кирәкле шартларын булдыруыбызга шатбыз”, - дип билгеләп үтте Татарстан Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниятуллов.

Кабул итү барышында 8 граждан кабул ителде. Аларны төрле мәсьәләләр: саңгырауларга социаль ташламалар бирү, төзүченең үз вазыйфаларын үтәмәве, шәхси счетлар бүлеге, гражданлык алу, балага инвалидлык категориясен билгеләү һәм башкалар борчый. Кабул итүгә килгәннәргә квалификацияле ярдәм күрсәтелде, алга таба эш итү буенча аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирелде.

 

Килешүгә ярашлы рәвештә һәм “2014-2025 елларга Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм” дәүләт программасы кысаларында мондый уртак кабул итүләр квартал саен үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International