Мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм суд карарларын үтәү буенча хисап мәгълүматларын тутыру мәсьәләсе буенча киңәшмә

2023 елның 22 сентябре, җомга

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә мөлкәти булмаган характердагы таләпләр һәм суд карарлары үтәлеше буенча эшне оештыру һәм хисап мәгълүматларын тутыру мәсьәләсе буенча видео-конференц-элемтә режимында киңәшмә узды.

 

Реестрларны тутыру буенча доклад белән җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы советнигы Наталья Арзамасцева чыгыш ясады, ул дөресмәгълүматны билгеләнгән срокларда тапшыру кирәклегенә игътибар итте.

 

Чарада мөлкәти булмаган характердагы таләпләр һәм суд карарлары белән бәйле хисап мәгълүматларын бирү һәм хисап формаларын һәм реестрларын тутыру өчен җаваплы затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International