Эксперт советы утырышында

2013 елның 9 сентябре, дүшәмбе

2013 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышы узды, анда Татарстан Республикасының 14 закон проекты каралды, шуларның 9ы Эксперт советы тарафыннан хупланды, 4се эшләп бетерергә җибәрелде, 1се кичектереп торылды.
Аерым алганда, түбәндәге Татарстан Республикасы закон проектлары хупланды:
“Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында” Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы);
“Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында (әзерләүчесе – ТР ГХМ);
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән “Татарстан Республикасы Җир кодексының 21 статьясына үзгәрешләр кертү турында”;
“2013 елга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәркемгә мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга гражданнарның хокукларына дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә финанс чыгымнары нормативларын раслау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы);
“Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы );
Татарстан Республикасы аерым закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчләрен югалтуын тану хакында (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы);
2014 елга Татарстан Республикасында муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алу хокукларын гамәлгә ашыру дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы);
“Оешмалар мөлкәтенә салым турында” Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы);
Җирле үзидарә органнарына торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турындагы Татарстан Республикасы аерым закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчләрен югалтуын тану хакында (әзерлүчеләре – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы).
Татарстан Республикасының түбәндәге 4 закон проекты эшләп бетерергә җибәрелде:
“Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы);
Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына гражданнарның аерым категорияләренә акчалата түләүләрне һәм бүләкләү түләүләрен башкару буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы);
“Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы);
Универсаль электрон карта турында (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы).
Татарстан Республикасы ИСТҮ тарафыннан әзерләнгән “Татарстан Республикасы Административ кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проектын карау кичектерелде.
Эксперт советы утырышын Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов алып барды.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International