Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Алабуга муниципаль районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чараларда катнашты.
Алабуга шәһәренең Мәдәният сараенда өлкән буын вәкилләре белән очрашу узды. Өлкән буын вәкилләре өчен концерт программасы, шулай ук декоратив кулланма сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе һәм мастер-класслар оештырылды.
Бәйрәм кунаклары алдында чыгыш ясаганда Рөстәм Заһидуллин ветераннарны, өлкән буын вәкилләрен Халыкара өлкәннәр көне белән котлады, республикабызның үткәндә уңышлы формалашуына һәм үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре һәм хәзерге вакытта актив тормыш позициясе алып барганнары өчен, үзләренең акыллы киңәшләре белән үсеп килүче буынны тәрбияләргә ярдәм иткәннәре һәм тәҗрибәләре белән юмарт уртаклашканнары өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул район халкына нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, якыннарының игътибарын һәм кайгыртуын, районның алга таба чәчәк атуын теләде.
Бу көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Лидия Горбунованы аерым билгеләп үттеләр. Министр аңа Мактаулы Алабуга кызы исемен тапшырды.