Татарстан Республикасы юстиция министры II Казан халыкара юридик форумында Державинга багышланган сессия үткәрде

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Бәшир Рәмиев исемендәге IТ паркта II Казан халыкара юридик форумы узды, анда Россия, Һиндстан, Кытай, Бразилия, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдән 600дән артык белгеч катнашты.

Форумның беренче көнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Россия империясенең беренче юстиция министры, 280 еллык юбилее 2023 елның 14 июлендә билгеләп үтелгән Гавриил Романович Державинның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган пленар сессия үткәрде.

Секциядә спикерлар сыйфатында Россия Федерациясе юстиция министры К.А. Чуйченко, Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы А.М. Терентьев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева, Вятка дәүләт университеты профессоры А.Г. Маслова, Педагогика һәм социаль фәннәр Академиясенең (Самара шәһәре) тулы хокуклы әгъзасы О.М. Буранок, “Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты (Россия Юстиция министрлыгы РПА)” югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Казан институты (филиалы) укытучысы А.И. Диндаров чыгыш ясадылар.

Сессиядә 60тан артык кеше, шул исәптән федераль һәм республика хакимият органнары, фәнни берләшмә вәкилләре, республика югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары катнашты. Катнашучылар Гавриил Державин хезмәтләренең концепцияләре, аның тормышка принциплары һәм карашлары, Россиядә юридик институтларны формалаштыруга һәм үстерүгә керткән өлеше турында фикер алыштылар.

“Гавриил Романович югары әхлаклы кеше, гражданлык һәм законлылык идеяләре өчен көрәшүче булган. Державин исеме, аның характерының ныклыгы, теләсә нинди тормыш ситуациясендә гаделлекне яклавы, үз фикерен бөек акылларга җиткерүе Татарстан тарихында һәрвакыт ассызыкланган. Мондый кешеләр безнең өчен үзенчәлекле әхлакый ориентир булып калып, хәзерге Татарстанның йөзен тәшкил итә”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Заһидуллин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International