ТР Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышы узды, анда берничә закон проекты каралды.
Экспертлар советы утырышын юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов үткәрде. Экспертлар советы әгъзалары берничә закон проектын, шул исәптән «Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 32.1 статьяларына үзгәрешләр кертү турында»Татарстан Республикасы законы проектын карадылар һәм хупладылар.
Закон проектына ярашлы рәвештә, өч һәм аннан да күбрәк баласы булган хәрбиләргә, әгәр ата-аналарның берсе яки бердәнбер ата яки ана хәрби хезмәткәр статусына ия булса, Татарстан Республикасы территориясендә күпме генә яшәсәләр дә, аларга җир кишәрлекләрен бушлай алу хокукын бирергә тәкъдим ителә.
Хәзерге вакытта Татарстанда закон нигезендә өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга җир кишәрлекләре бушлай бирелә. Әмма шул ук вакытта бу ташламаны алу өчен республика территориясендә яшәүнең билгеләнгән вакыты соңгы биш елдан да ким түгел.