Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында киңәшмә

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Бүген, 2013 елның 11 сентябрендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында киңәшмә уздырылды, анда "Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр җирле үзидарә органнарына адмимнистратив хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында" Татарстан Республикасы Законын Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча фикер алышынды. Киңәшмә эше 2013 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча башкарылды.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округлары вәкилләре белән видеоконференция режимында уздырылды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов ачты.
Адмимнистратив хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеген оештыру департаменты башлыгы А.А.Подтелков чыгыш ясады. Чыгышта адмимнистратив хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затларның эшчәнлеге җитәрлек дәрәҗәдә булмаган муниципаль берәмлекләр билгеләп үтелде.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов аерым муниципаль берәмлекләр вәкилләренә тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең ни өчен нәтиҗәле гамәлгә ашырылмавы турындагы мәсьәләне кузгатты. Фикер алышу барышында әлеге проблеманы хәл итү юллары билгеләнде.
Киңәшмә кысаларында шулай ук муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләре тарафыннан алына торган административ штрафларны торышы мәсьәләсе дә күтәрелде. Киңәшмә йомгаклары буенча җирле үзидарә органнарына салынган штрафларны үтәтү чараларын гамәлгә ашыру өлешендә тиешле рекомендацияләр бирелде.
Шундый ук киңәшмәне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2013 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча да уздырырга җыена.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International