Татарстаннан 250 кеше Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашачак

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

2024 елда Бөтендөнья яшьләр фестивале Россиядән һәм якын һәм ерак чит илләрдән 20 меңнән артык яшь активистны берләштерәчәк. Фестиваль 1 марттан 7 мартка кадәр Сочида узачак, ә аннан соң бер атна дәвамында чит ил катнашучылары Россия төбәкләренә барачак.

Бөтендөнья яшьләр фестивалендә Россиядән һәм чит илләрдән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 20 мең кеше катнаша ала, шул исәптән яшь галимнәр, IT-белгечләр, медиа һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, экологлар, эшмәкәрләр, спортчылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, инженерлар, туризм, авыл хуҗалыгы, агротехнологияләр, урбанизация һәм уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру өлкәсендәге белгечләр, волонтерлар, волонтерлык һәм хәйрия оешмалары һәм башкалар. Моннан тыш, фестиваль хәрәкәте тарихында беренче тапкыр чарада катнашу мөмкинлеге 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләргә биреләчәк — Россиядән 500 һәм чит илләрдән 500.

Гаризаны, катнашучы яки волонтер буларак 4 ноябрьгә кадәр fest2024.com сайтында тапшырырга мөмкин.

Искәртеп узабыз, Казанда Татарстан Республикасы ирекле ярдәм мәгълүмати-ресурс үзәге базасында оештырылган Бөтендөнья яшьләр фестивале волонтерларын җәлеп итү һәм әзерләү үзәге эшли башлады.

Казанда Волонтерларны җәлеп итү һәм әзерләү үзәге Идел буе федераль округы волонтерларын укытачак һәм аларның эшен координацияләячәк дүрт оешманың берсе булды. Барлыгы 180 волонтер сайлап алыначак, шуларның 120се — Татарстан Республикасыннан, 60ы — Удмуртиядән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International