Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы “Россия лидерлары” конкурсының финалына үтте

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов төбәк этабы биремнәрен үтәү нәтиҗәләре буенча  V “Россия лидерлары” идарәчеләр конкурсының округ финалына үтте.

Конкурсның финалы октябрь ахырында Түбән Новгородта узачак, аның кысаларында катнашучылар, шәхси һәм төркемле биремнәрне үтәп, идарә компетенцияләренең комплекслы бәяләмәсен алачаклар. Округ финалында республикадан 63 кеше катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, “Россия лидерлары”  — яңа буын җитәкчеләре өчен ачык конкурс, ул үз инициативаларын үстерүгә грант алырга һәм илнең иң яхшы идарәчеләренең өстенлекле берләшмәсе составына керергә мөмкинлек бирә. Ул 2017 елдан бирле үткәрелә.

Министрлык коллективы Илфат Марат улына уңышлар һәм һичшиксез лаеклы җиңү тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International