Хокукый мәгърифәтчелек һәм халыкның хокукый грамоталылык дәрәҗәсен арттыру. Экспертлар 2022-2028 елларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча стратегияне гамәлгә ашыру турында

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Экспертлар советы утырышында катнашты.

Утырышның көн тәртибенә кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре турындагы законнарны камилләштерүнең, шулай ук хокукый мәгърифәтчелек һәм республикада халыкның хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүнең актуаль проблемалары турында фикер алышу чыгарылды.

2023 елда Юстиция министрлыгы республикада хокукый грамоталылыкны арттыру буенча эшне дәвам итте һәм бу максатларда берничә чара оештырылды һәм үткәрелде.

 “Вправе.РФ” дәүләт түләүсез юридик ярдәм күрсәтү платформасы халыкның хокукый грамоталылыгын күтәрүнең мөһим ресурсы булып тора, аның ярдәмендә гражданнар төрле тормыш ситуацияләрендә түләүсез юридик ярдәмне ничек һәм кайда алу турында тулы мәгълүматны тиз таба ала.

Моннан тыш, кулланучылар уңайлылыгы өчен порталда тормыш ситуацияләре һәм еш бирелә торган сораулар категорияләр буенча төркемләнгән. Кирәкле категорияне сайлап һәм анда хәл итәргә кирәк булган мәсьәләнең тасвирламасын табып, граждан адымлап инструкция ала.

Шулай ук утырышта катнашучылар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый хакимият органнары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлегенең мөһим проблемалары турында фикер алыштылар.

Татарстанда беренче чиратта Юстиция министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы бушлай юридик ярдәм күрсәтә.

Дәүләт юридик бюросы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты арасындагы хезмәттәшлек турында килешү кысаларында республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча конструктив хезмәттәшлек төзелде. 2023 елда 6 уртак кабул итү үткәрелгән, аларда 38 кеше кабул ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International