Юстиция министрлыгы җитәкчелеге Чувашия Республикасы Башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча идарәсе вәкилләре белән очрашты. Түгәрәк өстәл кысаларында коррупциягә каршы законнарны гамәлгә ашыру практикасы белән уртаклаштылар.
Кунакларны сәламләп, Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов кунакларга республика структураларының бу мөһим юнәлештәге эшчәнлеге, җәмгыятьтә коррупциячел тәртипне профилактикалау буенча эш ысуллары һәм республиканың коррупциягә каршы программасын тормышка ашыру турында сөйләде.
Республика Юстиция министрлыгы коррупциягә каршы дәүләт программасын гамәлгә ашыруга гомуми контрольлек итә, аның кысаларында 2023 елның 9 аенда Министрлык вәкилләре программа чараларының үтәлешенә 10 тикшерү үткәрде (5 муниципаль районда һәм 5 башкарма хакимият органында).
Ачыкланган кимчелекләр программаны башкаручыларга төзәтү өчен җибәрелә, тикшерү нәтиҗәләре Министрлыкның рәсми сайтында “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендә урнаштырыла.
Дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту системасы үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады, 2021-2022 елларда дәүләт программасы индикаторлары тулысынча үтәлде.
Моннан тыш, коррупциягә каршы сәясәтнең иң мөһим элементы булып коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү тора. Ел саен Татарстан Республикасында бәйсез экспертлар өчен коррупциягә каршы экспертиза конкурсы үткәрелә. 2023 елда конкурска 11 гариза бирелгән. 1 нче урыннан 3 нче урынга кадәр җиңүчеләргә акчалата бүләк бирелә. Бүләкләү 9 декабрьдә - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә узачак.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Бәдретдин кызы Шрша, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Максим Скирда, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы киңәшчесе Кыям Беляев, башкарма секретарь урынбасары-юридик идарә башлыгы Сергей Столяров катнашты.