Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә 2023 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Чарада муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру өчен җаваплы муниципаль берәмлекләр вәкилләре һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар катнашты.
Аларның эшчәнлеге нәтиҗәләре турында территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова хәбәр итте.
Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең башкарма производствоны оештыру бүлеге хезмәткәре Әлфия Сәгъдиева мәҗбүри рәвештә штрафлар түләтү турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Штрафларны түләтү буенча күрсәткечләрне тикшергәндә Чаллы шәһәре, Югары Ослан һәм Алабуга районнарының административ комиссияләре вәкилләре тыңланды. Казан шәһәре, Бөгелмә һәм Чистай районнары вәкилләре административ штрафларны нәтиҗәле түләтү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Киңәшмәдә катнашучылар алдында административ штрафлар буенча бурычларны киметү максатыннан нәтиҗәле эшне оештыру буенча бурычлар куелды.