Россия юристлары ассоциясенең төбәк бүлекчәләре командалары арасында футбол буенча IV бөтенроссия турниры

2013 елның 13 сентябре, җомга

2013 елның 14-15 сентябрендә Киров шәһәрендә “Россия юристлары ассоциясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәләре командалары арасында футбол буенча IV бөтенроссия турниры узачак, аның йомгаклары буенча Россия юристлары ассоциясенең төбәк бүлекчәләре арасында 2013 елның иң көчле командасы билгеләнәчәк.
Барлык командалар катнашында ярышларны тантаналы рәвештә 2013 елның 14 сентябрендә Киров шәһәренең “Факел” стадионында ачылачак.
Турнирда Россиянең 10 төбәгеннән командалар катнашачак.
“Россия юристлары ассоциясенең футбол турнирында җиңүче” исеме өчен көрәшергә Мәскәүдән, Туладан, Түбән Новгородтан, Кировтан, Чиләбедән, Марий Эл Республикасыннан, Коми Республикасыннан, Саратовтан, Ульяновсктан һәм Казаннан киләчәкләр.
Бүген Россия юристлары ассоциясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең футбол командасы Киров шәһәренә китте. Аның составында Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Югары суды һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре. Турнир уздыру шартлары буенча командалар составына бары тик юристлар – Юристлар ассоциациясе әгъзалары керергә тиеш.
Уен кырында прокурорлар, судьялар, адвокатлар, нотариуслар, хокук идарәләре, Россия субъектлары министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм белгечләре көч сынашачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан юристларының футбол командасы Россия юристлары ассоциясе төбәк бүлекчәләре арасында ике ел рәттән Бөтенроссия футбол турнирында беренчелекне беркемгә дә бирмәде ( 2010 ел – Тамбов шәһәрендә, 2011 ел – Казан шәһәрендә).
Ярышлар 2 этапта узачак:
Төркем этабы – 14 сентябрьдә: 3 төркемдә 4әр команда (һәр команда көн дәвамында өчәр матч уйнаячак). Финал этабына төркемнән беренче ике команда һәм өченче урыннарны яулаган ике иң яхшы команда чыгачак.
Финал этабы – 15 сентябрьдә: 1\4 финал, 1\2 финал, финал.
Турнирны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2013 елның 15 сентябрендә шулай ук Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында узачак.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International