Татарстанның дәүләт юридик бюросына бер ел тулды!

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Нәкъ бер ел элек, 2022 елның 1 ноябрендә, Татарстанда “Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” үз эшен башлады. Бюро Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениесе булып тора.

Учреждение гражданнарга телдән һәм язма формаларда хокукый консультацияләр бирү, хокукый характердагы документлар, гаризалар һәм шикаятьләр, дәгъва гаризалары проектлары төзү рәвешендә бушлай юридик ярдәм күрсәтә.

“Кабул итүгә хокукый характердагы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Эш башланганнан бирле без социаль ярдәм күрсәтү, кулланучылар хокукларын яклау, пенсия тәэмин итү, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә бурычларны реструктуризацияләү, күчемсез милеккә хокукны тану һәм башка мәсьәләләр буенча 1600дән артык мөрәҗәгать теркәдек”, - ди Дәүләт Юрбюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин.

Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауның нәтиҗәлелеген арттыру өчен Татарстан Дәүләт бюросы һәм республика органнары һәм оешмалары арасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде.

Мәсәлән, “Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ эшендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына хокукый ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелә.

Атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалы белән хезмәттәшлек итү турында килешү кысаларында “ТР Дәүләт юридик бюросы” ДКУ вәкилләре түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатларында Фонд мәйданчыгында гражданнарны кабул итәләр. Бүгенге көндә 13 кабул итү үткәрелгән, алар барышында 41 кеше мөрәҗәгать иткән, аларга телдән һәм язма консультация рәвешендә хокукый ярдәм күрсәтелгән.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән төзелгән килешүгә ярашлы рәвештә һәр сишәмбе уртак кабул итүләр үткәрелә, барлыгы 13 кабул итү үткәрелгән, аларда 74 кеше кабул ителгән.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белән төзелгән килешү нигезендә 6 кабул итү үткәрелде, аларда 38 кеше кабул ителде.

Ерак районнарда яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү процессын гадиләштерү өчен Дәүләт юридик бюросы  хезмәткәрләре даими рәвештә күчмә чаралар үткәрә. Агымдагы елның 9 аенда Татарстан Республикасы муниципаль районнарына 34 күчмә чара үткәрелде, аларда республиканың 270тән артык кешесенә ярдәм күрсәтелде

222-60-60 кайнар линия телефоны буенча кабул итүгә язылырга һәм сорауларга җавап алырга була, шулай ук сорауларны Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 йорт, 104 нче кабинет адресы буенча яисә “Вправе.рф.” хокукый порталы аша җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International