Дәүләт юридик бюросы белгечләренә махсус хәрби орперациядә һәлак булган ир-атның әнисе мөрәҗәгать итте. Хезмәт вакытында 5 ай дәвамында аның улы айлык акчалата пособие ала, һәлак булган вакытта аның хисабында 800 000 сумга якын акча кала.
“Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 1154 статьясы нигезендә мирас мирас ачылганнан соң алты ай эчендә кабул ителергә мөмкин”, - ди Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин.
Ханым закон нигезендә билгеләнгән вакытта Дүртөйле шәһәрендә теркәлгән нотариуска мирас алу турында сорау белән мөрәҗәгать итә, әмма аннан җавап алмый.
Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләренең хокук өлкәсендә зур тәҗрибәсе һәм белемнәре бар, бу аларга килеп туган хәлнең барлык таләпләрен һәм үзенчәлекләрен исәпкә алып, гаризаны дөрес һәм төгәл төзергә мөмкинлек бирә.
Дәүләт юридик бюросында ханым нотариус исеменә кабат гариза яза һәм берничә көн эчендә һәлак булган улының акчасы әнисе хисабына килә.