Татарстан Юстиция министрлыгында “Үз һөнәрендә иң яхшысы” булганнарны билгеләделәр

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре арасында “Үз һөнәрендә иң яхшысы”  исеменә ел саен уздырыла торган конкурс узды.

Республиканың төрле районнарыннан 16 катнашучы осталыкта ике номинация буенча көч сынашты:

“Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре”;

“Җирлекләрдән муниципаль регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча иң яхшы җаваплы зат”.

 “Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре” номинациясендә бәяләү административ комиссия караган эшләрнең санына карап ике категория буенча уза:

1 категория - 600гә кадәр каралган эш;

2 категория - 601 һәм аннан да күбрәк каралган эшләр.

Конкурс программасы ике этаптан торды: беренчесендә тәкъдим ителгән материаллар һәм аларның 2022 елгы эш нәтиҗәләре нигезендә конкурсантларның эшчәнлеге бәяләнде. Икенче этапта катнашучылар тест сорауларына тиешле юнәлешләр буенча җавап бирделәр. Бу эшне башкару өчен бирелгән вакыт катгый чикләнгән иде.

Конкурска йомгак ясау комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җирле үзидарә органнарының тапшырылган вәкаләтләрне үтәвен контрольдә тоту Министрлыкның өстенлекле бурычы булып тора, дип билгеләп үтте. “Әлеге конкурсны үткәрү иң профессиональ әзерлекле, тирән белемле, югары квалификацияле белгечләрне ачыкларга һәм алга таба эшләргә рухландырырга ярдәм итә”, - дип ассызыклады ул.

Үткәрелгән конкурс нәтиҗәләреннән чыгып  комиссия җиңүчеләрне билгеләде:

“Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре” номинациясендә:

беренче категория буенча – Долинина Юлия Ивановна, Тәтеш муниципаль районы административ комиссиясенең җаваплы секретаре;

икенче категория буенча - Калашникова Елена Вячеславовна, Казан шәһәре төзекләндерүнең аерым мәсьәләләре буенча административ комиссиясенең җаваплы секретаре;

“Җирлекләрдән муниципаль регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю өчен иң яхшы җаваплы зат” номинациясендә – Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек һәм муниципальара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Морозова Елена Александровна.

Җиңүчеләрне тантаналы шартларда ТР Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында бүләкләячәкләр.

Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!             

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International