Юстиция министрлыгында министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә “Муниципаль берәмлекләр уставларын законнарга туры китерү” темасына киңәшмә узды.
Чарада Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Артем Галәветдинов, Татарстан Республикасы прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтү идарәсенең норматив хокукый актларның законлылыгын күзәтү буенча 1 нче бүлеге прокуроры Алсу Сафина, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары урынбасарлары, республиканың шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары, җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре вәкилләре катнашты.
Артем Галәветдинов озак вакыт үзгәрешләр кертелмәгән муниципаль берәмлекләрнең уставлары саны турында хәбәр итте.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина муниципаль актларның муниципаль берәмлекләр уставларына туры килүе турында муниципаль регистр мәгълүматлары белән чыгыш ясады.
Алсу Сафина җирле үзидарә органнарының игътибарын муниципаль берәмлекләр уставларын үз вакытында законнарга туры китерү кирәклегенә юнәлтте.
Киңәшмә барышында Мөхәррәм Ибәтов Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенә уставларга карата кертелгән прокурор реакциясе актларын, шулай ук уставларны бастырып чыгару чыганаклары һәм даталары турында мәгълүматларны җибәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Чара нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органнарына муниципаль берәмлекләр уставларын законнарга үз вакытында туры китерү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр бирелде.