Башкортстан Республикасына эш сәфәре

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан Юстиция министрлыгы делегациясе Башкортстан Республикасының Юстиция эшләре буенча Дәүләт комитетында булды.

Делегация составына Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Ксения Марточкина керде.

Визит барышында Башкортстан дәүләт юстиция комитеты рәисе Владимир Спеле һәм рәис урынбасары Игорь Панкевич белән очрашу узды.

Министрлык хезмәткәрләре Башкортстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару, шулай ук җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый һәм матди-техник тәэмин итү практикасын өйрәнделәр.

“Тәҗрибә уртаклашу үз эшчәнлегеңне төгәлрәк бәяләү һәм юстиция өлкәсендәге төп трендларны һәм тенденцияләрне аңлау өчен мөһим”, - дип билгеләп үтте очрашу барышында Мөхәррәм Ибәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International