Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә үтәү дисциплинасының торышына һәм агымдагы елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карауга багышланган коллегия утырышы узды.
Әлеге тема буенча төп доклад белән ТР Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе Наил Латыйпов чыгыш ясады.
Министрлык җитәкчелеге гражданнарның шикаятьләре, гаризалары һәм башка мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә зур игътибар бирә. 2023 елның 1 декабренә гражданнардан 1979 мөрәҗәгать кергән, язма рәвештә - 1955, шул исәптән Интернет – кабул итү бүлмәсе аша - 358. 2023 елда Министрлык җитәкчеләре тарафыннан шәхси кабул итүләр барышында 24 кеше кабул ителде.
Наил Латыйпов хәбәр иткәнчә, Министрлыкның оештыру эше һәм документлар әйләнеше бүлеге тарафыннан Ватан сугышында катнашучыларның – Юстиция Халык комиссариаты һәм Юстиция министрлыгы аппараты хезмәткәрләренең эшләренә кабат анализ ясалды һәм алга таба кешеләрнең шәхси мәгълүматлары Татарстан Республикасы даны сайтында бастырып чыгарылды.
“Алда әйтелгән эшләр тарихи кыйммәткә ия, әлбәттә, бу бик кызыклы документлар. Сугыштан соңгы авырлыкларны чагылдырган документлар белән зур эш башкарылды”, - дип билгеләп үтте ул.
Эшләр идарәчесе искәрткәнчә, узган елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы музее рәсми рәвештә ачылды. Быел музейга 200дән артык кеше килгән.
“Барлыгы 84 экспонат тәкъдим ителгән, алар узган елларның атмосферасын тудыра. Экспонатларның бер өлеше - Министрлыкның элеккеге хезмәткәрләренең шәхси әйберләре. Кунаклар архив документлары, фотосурәтләр һәм бүләкләр белән бик кызыксынып танышалар”, - дип ассызыклады докладчы.
Наил Латыйпов Министрлык коллективы һәм Юстиция министрлыгының Ветераннар советы хезмәттәшлегенә аерым тукталды. Ветераннар советы - Министрлыкның бердәм, тату коллективының аерылгысыз өлеше. Ул искәрткәнчә, Совет Юстиция министрлыгы ветераннарының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча коллегиаль карарлар эшләү өчен оештырылган.
Чыгышының ахырында Наил Ирек улы Министрлык җитәкчелегенә һәм коллективына уртак эш өчен рәхмәт белдерде.
Коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат Диана Ситчанова, доклад белән чыгыш ясап, Министрлыкта коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча системалы эш алып барылуын билгеләп үтте.
Коллегия традицион рәвештә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!