Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

“2015-2025 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру”  дәүләт программасы кысаларында Әнәс Гатауллин рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды, анда башкарылган эшкә йомгак ясалды һәм киләсе елга актуаль бурычлар билгеләнде.

Коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат Диана Ситчанова, доклад белән чыгыш ясап, Министрлыкта коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча коррупциягә китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны киметүгә һәм Юстиция министрлыгы хезмәткәрләрен коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру процессына җәлеп итүгә юнәлдерелгән системалы эш алып барылуын билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов доклад белән чыгыш ясап, коррупциягә каршы сәясәтнең мөһим элементы булып коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү торуын  билгеләп үтте. Ел саен Татарстан Республикасында бәйсез экспертлар өчен коррупциягә каршы экспертиза конкурсы үткәрелә.

2023 елда конкурста катнашу өчен 2 гариза бирелгән. Конкурста катнашучыларның 15 баллдан күбрәк балл җыйганнары булмау сәбәпле, конкурс турында нигезләмәнең 4.13 пункты нигезендә Комиссия тарафыннан 2023 елда премия бирмәскә карар кабул ителде.

2024 елда Министрлык эшенең бер юнәлеше итеп коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча экспертлар белән үзара хезмәттәшлекне көчәйтү, шул исәптән конкурста катнашу һәм шартлар турында өстәмә мәгълүмати-аңлату чаралары үткәрү билгеләнде.

Иҗтимагый совет эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны Министрлыкның рәсми сайтында  “Министрлык турында” бүлегендә  “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет” бүлекчәсендә табып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International