“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү максатыннан Министрлык тарафыннан расланган график нигезендә авыл җирлекләре башлыкларын видео кабул итүләр үткәрелә.
Бүген министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә республиканың Яңа Чишмә һәм Чирмешән муниципаль районнары авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр.
Чарада Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Надежда Попкова, Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова, Яңа Чишмә һәм Чирмешән муниципаль районнары составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашучыларга законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында хәбәр итте. Моннан тыш, торак пунктлардан килгән сорауларга җаваплар бирелде.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү, шулай ук актларны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгару буенча вәзгыять турында хәбәр итте.
Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, шулай ук мөлкәти булмаган таләпләр буенча суд карарларын үтәү мәсьәләсенә тукталды.
Кабул итү барышында хокукый җайга салудагы җитешсезлекләрне бетерү, прокурор реакциясе актлары белән эшләү мәсьәләләре тикшерелде.