Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов “Муниципаль норма иҗат итүдә “Кодекс” АМСын куллану практикасы” темасына видеоконференц-элемтә режимында киңәшмә үткәрде.
Чарада муниципаль район башлыклары урынбасарлары, җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина агымдагы елның 11 аенда “Кодекс” АМСында җирле үзидарә органнарының эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Мөхәррәм Ибәтов актларда законнарга туры килмәүләрне бетерү буенча Бөгелмә һәм Әгерҗе районнары җирле үзидарә органнарының хисапларын тыңлады.
Чара нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга нормалар иҗат итүдә “Кодекс” мәгълүмати системасын куллану мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр бирелде.